САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә "Дебют” шахмат клубында турнир узды

Кыш бабай призына 6 нчы декабрьдә "Җәлилнефть" идарәсе тәкъдиме белән Җәлил поселогының "Дебют" шахмат клубында Кыш бабай призына идарә мастерлары һәм ветеран-аксакаллар командалары арасында шахмат турниры үткәрелде. Аны идарәнең профком рәисе Владимир Филимонов ачты. Турнирда катнашучыларны сәламләп, уңышлы уеннар теләде. Идарә ветераннар советы рәисе Әнәс Борһанов турнир кагыйдәләре, командаларның составы...

Кыш бабай призына

6 нчы декабрьдә "Җәлилнефть" идарәсе тәкъдиме белән Җәлил поселогының "Дебют" шахмат клубында Кыш бабай призына идарә мастерлары һәм ветеран-аксакаллар командалары арасында шахмат турниры үткәрелде. Аны идарәнең профком рәисе Владимир Филимонов ачты. Турнирда катнашучыларны сәламләп, уңышлы уеннар теләде. Идарә ветераннар советы рәисе Әнәс Борһанов турнир кагыйдәләре, командаларның составы белән таныштырды.

Ветераннар командасы мастерлар командасын 34,5:13,5 исәбе белән җиңде. Турнир инициаторы - ЦИТС начальнигы Рафис Рәис улы барлык катнашучыларга диплом һәм кыйммәтле призлар тапшырды. Турнирдан соң уенчылар тәмләп чәй эчтеләр. Мастерлар исеменнән Азат Фәретдинов, ветераннар исеменнән Тәлгать Фәсхиев турнирдан, бер-берсе белән аралашудан бик канәгать калуларын белдерделәр. Рафис Рәис улы исә буыннар арасындагы бәйләнешнең киләчәктә дә өзелмәвен теләде. Ветеран, рационализатор Виктор Буднев нефть катламнарының нефть бирүчәнлеген арттыру турында уйлаячагын әйтте.

Без - шахматчылар исә идарәгә, аның җитәкчесе Малик Каюмовка шахмат белән шөгыльләнү өчен тудырылган шартлар, шахмат клубы өчен бик рәхмәтле.

Поселокта башка хезмәт коллективлары, аларның шахмат уйнарга теләүче ветераннары шактый. Җитәкчеләр, профком рәисләре, алар турында да кайгыртсагыз иде. Аларны шахмат тактасы артында очраштырырга мин дә ярдәм итәчәкмен.

"Җәлилнефть" идарәсе мастерлары командасы:

Вадим Фомин - ЦПРС мастеры

Айнур Мөхәммәтгалиев - ЦДНГ-6 мастеры

Айдар Гатауллин - ЦДНГ-6 механигы

Зөлфәт Хаҗиев - ЦДНГ-5 мастеры

Азат Фәретдинов - ЦДНГ-6

Руслан Камалов - ЦППН-2 инженер-технологы

Илгизәр Литфуллин - ЦДНГ-2 мастеры

Реклама

Илнур Шәйдуллин - ЦППН товар паркы начальнигы

"Җәлилнефть" идарәсе ветераннары командасы

Виктор Буднев - ЦППН

Әдип Баянов - ЦППН

Түзем Газизуллин - ЦДНГ-3

Альберт Якупов - ЦППД-1

Николай Сухачев - ЦППН

Тәлгать Фәсхиев - ЦПРС

Эдвард Камалов - электроцех

Айдар Җәлилов - Мортамак авылы

Рамил Талибуллин, турнир судьясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X