САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлил йөзүчеләре призлы урыннар алдылар

14-15 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә «Олимпия уеннарына кара-каршы!» дип исемләнгән йөзү буенча «Дельта» олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе Ачык беренчелеге үтте. Сарман районын ярышларда Җәлил поселогының «Батыр» спорт һәм сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнүчеләр тәкъдир иттеләр. 2006 елгы егетләр арасында 200 метрга ирекле алым белән йөзүдә Марсель Сөләйманов өченче урын...

14-15 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә «Олимпия уеннарына кара-каршы!» дип исемләнгән йөзү буенча «Дельта» олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе Ачык беренчелеге үтте. Сарман районын ярышларда Җәлил поселогының «Батыр» спорт һәм сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнүчеләр тәкъдир иттеләр.

2006 елгы егетләр арасында 200 метрга ирекле алым белән йөзүдә Марсель Сөләйманов өченче урын алды. 100 метрга брасс белән йөзүдә ул чемпион исеменә лаек булды.

Шул ук яшь категориясендә 100 метрга аркада йөзүдә Марат Яббаров икенче урынны яулады.

Баттерфляй алымы белән 100 метрга йөзүдә Илназ Бәхтегәрәев өченче булды (2005 елгы егетләр).

2006 елгы кызлар арасында 100 метрга ирекле алым белән йөзүдә Русана Степанова икенче урынны алды. Шул ук категориядә Азалия Латыйфуллинага (100 метрга брасс) призлы урын алыр өчен аз гына җитмәде - ул дүртенче булып финишка килде. Әлеге алымда шул ук арага йөзүдә Анастасия Чекина да (2005 елгы кызлар) дүртенче булды. Дүртенче урынны алучылар «парады»н Ралинә Шаһиәхмәтова япты. Ул 2007 елгы кызлар арасында 50 метрга аркада йөзүдә катнашкан иде.

Спортчыларның тренерлары - Рөстәм Тимергалин һәм Лилиана Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев