САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Җәлил чаткылары” һәм “Ак калфак” ветераны 90 яшен бәйрәм итә

Җәлил поселогында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Гыйльфанова Расиха Миңнегали кызына бүген 90 яшь тулды.

12 ел поселокның “Ак калфак” фольклор ансамблен җитәкләгән, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы булган ветераннар хәрәкәте активистын район җитәкчелеге тәбрикләде. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Җәлил ветераннар Советы рәисе Әнисә Минһаҗева да изге теләкләрен, матур котлау сүзләрен бүләк иттеләр. Без дә Расиха апаны, иҗатташ дустыбыз буларак, истәлекле бәйрәме белән котладык. “Җәлил чаткылары”, “Җилләр җилкәне”, “Син дә шагыйрь, мин дә шәгыйрь” һәм башка бик күп альманахларга кергән аның шигырьләре. “Сарман” газетасы битләрендә дә иҗаты еш бастырыла. Расиха апа - 3 китап авторы да.
Сугыш башланганда, аңа 9 яшь булып, балалык чорын да кичерми өлкәнәйгән буын кешесе ул.
- Мин туганда, әнкәй мәрткә киткән булган. Менә шундый үзенчәлекле бала мин, - ди Расиха апа.
Ветеранның язмышы хакындагы язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев