САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Коррупциягә каршы көрәш атналыгы кысаларында Илексаз мәктәбендә чаралар үтте

Коррупциягә каршы көрәш атналыгы кысаларында Илексаз мәктәбендә бик күп чаралар узды. Башлангыч сыйныф укытучылары рәсем ясаттылар. Балалар, "коррупция" сүзенең мәгънәсен ачыклап, аның бүгенге тормышта нинди урын алып торуы хакында фикер алышкач, үзләренең әйтәсе килгән фикерләрен рәсемгә төшерделәр. Шулай ук участок инспекторы Радик Шәмсиев бу темага укучылар алдында чыгыш ясады. Бигрәк...

Коррупциягә каршы көрәш атналыгы кысаларында Илексаз мәктәбендә бик күп чаралар узды. Башлангыч сыйныф укытучылары рәсем ясаттылар. Балалар, "коррупция" сүзенең мәгънәсен ачыклап, аның бүгенге тормышта нинди урын алып торуы хакында фикер алышкач, үзләренең әйтәсе килгән фикерләрен рәсемгә төшерделәр.

Шулай ук участок инспекторы Радик Шәмсиев бу темага укучылар алдында чыгыш ясады. Бигрәк тә тормыштан алынган хәлләр турында сөйләде. Ул укучыларга: "Ә сез диплом сатып алган табибка күренергә барыр идегезме?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Укучылар уйга калдылар. Укучылар радио, телевидение аша ишеткән, газеталар һәм Интернетта укыган фактларга тукталдылар.

Мәктәпкә авыл мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәлия Зарипова да килде. Ул да үз чиратында "Коррупция нәрсә ул? Ничек аңа каршы көрәшергә?" темасына чыгыш ясады.

Атналык дәвамында укучыларга учреждениеләрдә урнаштырылган "Ышаныч әрҗәсе" хакында аңлатылды.

Гөләндәм Хәлиуллина, Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев