САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көллиятнең тулай торагы ремонтлана

Бүгенге көндә район үзәгендә урнашкан аграр көллиятнең тулай торак бинасында төзекләндерү эшләре бара.

Заманча бүлмәләрдә яшәү шартлары да үзгә. “Республикада һөнәри белем бирү оешмаларының тулай торакларына капиталь ремонт” программасы нигезендә төзекләндерү эшләренә 74 миллионга якын акча бүлеп бирелгән. Шулар хисабына тулай торакта урнашкан ашханә, укыту кабинетлары, торак бүлмәләр яңартыла. Бүгенге көндә биредә эчке якта идән, түшәм, стеналар эшләнгән, электр, җылыту системасы яңартылган, бинаның фасад өлешен ясыйлар. Егетләр, кызлар яши торган бүлмәләрдә эш төгәлләнгән, дияргә дә була. Өчәр укучыга исәпләнгән ике бүлмә берләштерелгән, уртак санитар бүлмә ясалган. Анда хәтта душ кабинасы да урнаштырганнар. Кичләрен чәйләп алырга махсус аш бүлмәсе бар. Республиканың югары уку йортларының да барысында мондый уңайлыклар юктыр әле.
- Безгә бик ошый, бүлмәләр чиста, җылы, якты, иң мөһиме – уңайлы, - диләр кызлар һәм егетләр.
Хәзер алар алдына булганның кадерен белү бурычы куела, һәрнәрсәгә сакчыл караш таләп ителә. Әлбәттә, укып, һөнәр үзләштереп, тормышта үз юлларын табулары мөһим.
Тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев