САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Китап» радиосы Сарманга да килде

Хәзерге вакытта «Китап» радиосы тарафыннан «Мин матурлык эзләп йөрим...» проекты тормышка ашырыла. Ул автомарафон рәвешендә оештырыла.

12 августта «Китап» радиосының чираттагы тукталышы Сарман авылында булды. Сарман районын тамашачылар тавышы буенча сайлап алганнар. Әдәби-музыкаль десант район үзәк ял паркына кичке якка таба төште. Район халкын үзләренең җырлары һәм чыгышлары белән Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Айгөл Рәхимова, Лилия Кадыйрова сөендерделәр, шагыйрә Сәйлән дә чарада актив катнашты.
Автомарафон кысаларында газета, китап сату да оештырылды – бу эшне «Китап» радиосы гына түгел, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» дә башкарды. Шигырь сөючеләр өчен «Ачык микрофон» эшләде. Район халкы, кунакларга кушылып, рәхәтләнеп күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ведиокирэк