САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәйруллиннар гаиләләренең алтын юбилеен бәйрәм иттеләр

Сарман авылында яшәүче Мәдинә hәм Роберт Хәйруллиннар моннан 50 ел элек кавышып, матур гаилә корганнар.

Бергә узган тормышлары истәлекле дә, хөрмәтле дә. Икесе дә лаеклы хезмәт юлы үткәннәр, 2 кыз hәм 1 ул тәрбияләп үстергәннәр, оныкларына сөенеп яшиләр. Истәлекле даталары Халыкара гаилә көненә туры килүе дә үзенчәлекле. Алтын юбилярларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәхмәт хаты hәм истәлек бүләге тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов та Хәйруллиннарга тигез тормыш, сихәт гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев