САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшы

.

Карашай Саклау авылында яшәүче Сәлмән Мөхәммәтов һәм аның тормыш иптәше Фәния апа социаль хезмәткәр Гөлнур Фәхриева ярдәмен тоеп яшиләр. 
- Рәхмәт Гөлнурга, килә, хәлебезне белә. Икебезнең дә кан басымнарыбызны үлчәргә ярдәм итә, кирәк булса, кибеттән, даруханәдән кирәкле товарны алып кайтып бирә. Идәнен дә юа, коймагын да пешереп сыйлый. Без аның хезмәтенә мохтаҗ һәм аннан бик канәгать, - ди Фәния апа. 
Гаилә корып яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үткән парлар бер-берсенә терәк, тормышны яратып яшиләр. 
- “Сарман” газетасын укып барабыз. Барлык яңалыкларны шуннан беләбез, зур рәхмәт, газетагыз бик эчтәлекле һәм матур чыга, - дип тә өстәде ачык йөзле Фәния апа. 
Ветераннар янында “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, белгеч Альбина Алиуллина булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев