САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хаҗиевларның гаилә корганнарына ярты гасыр булган

Сарман авылында яшәүче Фәйрүзә hәм Марсель Хаҗиевларның да гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.

Шатлыкларны уртак итеп, авырлыкларны сабырлык белән җиңеп, тату гомер кичерәләр алар.Берсе - сәүдә системасында, икенчесе газ хезмәте оешмасында хезмәт куйганнар. Истәлекле даталары hәм Халыкара гаилә көне белән юбилярларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәхмәт хаты hәм истәлек бүләге тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, туганнары, дуслары, күршеләре дә Хаҗиевларга тигез тормыш, куанычлы сихәт гомер теләделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X