САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда «Кыш Батыр. Кышкы уеннар гына түгел» фестивале узачак

Чара 24 февральдә үтәчәк.

Фестивальне үткәрү өчен Казан халкы һәм шәһәр кунакларының спорт һәм күңел ачу чаралары өчен яраткан урынына әверелгән Горки-Әмәт урманы сайланылган. 
«Фестивальнең төп бурычлары — Татарстан халкын кышкы спорт төрләренә (чаңгы һәм биатлон) җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру аша балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау. Шуңа күрә фестиваль Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елы кысаларында чаралар программасына да туры килә. Фестивальнең тарихы бар, 2 ел дәвамында Болгарда үткәрелсә дә, быел аны Казанга күчерергә карар кылынды», — дип сөйләде матбугат конференциясендә Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина. 
Ярышларда өлкәннәр һәм балалар, тәҗрибәле спортчылар һәм яшь атлетлар, шулай ук гаилә командалары катнаша алачак. Көн дәвамында катнашучылар өчен интерактив, спорт һәм тарихи мәйданчыклар эшләячәк. Анда урта гасыр рыцарьлары ярышлары белән танышырга, арбалеттан атып карарга, остаханәләрдә мастер-классларда, һ.б. кызыклы мәйданчыклар чараларында катнашырга мөмкин булачак.
«Ярышларда инструкторлар булачак. Спортчыларга үзләре белән берни дә алып килергә кирәкми. Барлык әйберләр белән оештыручылар тәэмин итәчәк. Шулай ук теләүчеләр агач чаңгыда киез итекләр һәм тарихи костюмнар киеп дистанцияне йөгереп уза алачак», — диде «Үткәнгә сәяхәт» ҖЧҖ башкарма директоры Алексей Кокурин.
«Кыш Батыр. Кышкы уеннар гына түгел» фестивалендә барлыгы 16 номинация буенча ярышлар булачак. Тамашачылар өчен гаилә белән ял итү зонасы оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев