САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбендә Ватан каһарманнарын искә алдылар

9 декабрь Ватан каһарманнары көне яки Георгий кавалеры көне буларак билгеле. Илексаз мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Тарих укытучысы Рәмзия Салихова 5-9 нчы сыйныф укучыларына ачык класс сәгате уздырды. - Бабайларыбызның яу кырында кылган тиңдәшсез батырлыклары барыбызга олы үрнәк. Без - аларның балалары, оныклары, сез - бүгенге мәктәп укучылары,...

9 декабрь Ватан каһарманнары көне яки Георгий кавалеры көне буларак билгеле. Илексаз мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Тарих укытучысы Рәмзия Салихова 5-9 нчы сыйныф укучыларына ачык класс сәгате уздырды.

- Бабайларыбызның яу кырында кылган тиңдәшсез батырлыклары барыбызга олы үрнәк. Без - аларның балалары, оныклары, сез - бүгенге мәктәп укучылары, аларның оныкчыклары - һәммәбез шушы үрнәктә туган илебез, җиребезгә патриотик хисләрне саклап, лаеклы алмаш булырлык итеп яшик! - диде ул үзенең уздырган чарасында.

Зилә Хуҗина "Батырлыкка һәр көн урын бар" исемле китапханә сәгате уздырды. "Батырлыкка һәр көнне урын бар. Тәртипле булу, яхшы уку - үзе батырлык", - диде ул 1-4 нче сыйныф укучыларына.

Гөләндәм Хәлиуллина, Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев