САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз мәктәбе укучысы Клара Булатова исемендәге Премиягә лаек булды

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Ильяс Рәхимҗан улы Сәлахов тәкъдиме белән 2016 елның 24 мартында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының актлар залында Клара Булатова исемендәге Премияне бишенче тапкыр тапшыру тантанасы узды. Тантанада дәрәҗәле кунаклар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Бу тантана икеләтә бәйрәм иде, чөнки,...

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Ильяс Рәхимҗан улы Сәлахов тәкъдиме белән 2016 елның 24 мартында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының актлар залында Клара Булатова исемендәге Премияне бишенче тапкыр тапшыру тантанасы узды.

Тантанада дәрәҗәле кунаклар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Бу тантана икеләтә бәйрәм иде, чөнки, беренчедән, премия тапшыру булса, икенчедән, шагыйрәнең 80 яшьлек юбилее белән туры килде. Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Клара ханым Булатова бәйрәмнең түрендә иде.

Елдан ел әлеге бәйгедә катнашучылар саны да арта икән. Бу ел 300 дән артык эш кабул иткәннәр. Сарман районы иң күп эш юллаучылар исемлегенә эләккәнен белгәч, мин районыбыз белән горурланып утырдым.
Дипломнарны тапшыру җырлар, Клара Булатова шигырен сәнгатьле уку белән аралашып барды һәм барлык катнашучылар күңелендә тирән хисләр уятты.

Ә иң мөһиме: җиңүче укучылар һәм студентлар үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. 8-11 сыйныф укучылар арасында беренче урынны алганымны белгәч, мин бик дулкынландым. Үземнең Тукайга багышлап язылган "Халкым зурлый аны бүген дә" шигыремне сәхнәдә яңгыраттым. Миңа истәлек бүләкләре, диплом һәм акчалата премия бирделәр. Соңыннан шагыйрә белән бергә истәлеккә фотога да төштек. Мине Илексаз мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Гөләндәм әзерләде.

Минемчә, укучыларга мондый конкурс - бәйгеләр бик кирәк, чөнки ул аларга алга таба үсәргә, яңадан яңа ачышларга этәргеч бирә.

Илназ Фәрхетдинов, Илексаз мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев