САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз мәктәбе укучысы "Киләчәккә билет" конкурсында бүләкләнде

"Иннополис" махсус икътисадый зонада 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган "Киләчәккә билет" һөнәрләр турында Республика иншалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу конкурс "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" программасының бер чарасы булып тора. Конкурс агымдагы елның октябреннән ноябрьгә чаклы ике этапта булды. Беренче -...

"Иннополис" махсус икътисадый зонада 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган "Киләчәккә билет" һөнәрләр турында Республика иншалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Бу конкурс "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" программасының бер чарасы булып тора. Конкурс агымдагы елның октябреннән ноябрьгә чаклы ике этапта булды. Беренче - сайлап алу туры - муниципаль берәмлекләр арасында уздырылды. Анда җиңүчеләр икенче - республика этабына чыгарылган.
Иҗади бәйгедә катнашучылар үзләренең эшләрен дүрт номинация буенча тапшырырга тиеш иде. Конкурс комиссиясе иншаларның оригинальлек, хиссилек, образлылыгына игътибар итте.

Барлыгы 1191 укучының рус һәм татар телләрендә язылган эшләре каралган. Финалга шуларның 153е үтте.

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән дә укучы катнашты - тугызынчы сыйныф укучысы Илназ Фәрхетдинов. Укытучысы - югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөләндәм Хәлиуллина. Илназ рәхмәт хаты һәм планшет белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев