САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз мәктәбе укучысы Аида Байхуҗина "Финанс грамоталылыгы – уңышлы киләчәк башы" конкурсында икенче булды

Илексаз мәктәбендә укучыларның сәләтен үстерүгә зур көч куялар: балаларыбыз төрле бәйгеләрдә катнашалар, олимпиадаларда үз көчләрен сыныйлар, төрле чараларда активлыкларын күрсәтәләр. Сүзем "Финанс грамоталылыгы - уңышлы киләчәк башы" исемле конкурс турында бара. 8 нче сыйныфта укучы кызым Аида: "Әни, мин сочинениеләр конкурсында катнашам әле", дигәч, мин башта игътибар итмәгән идем. Ә...

Илексаз мәктәбендә укучыларның сәләтен үстерүгә зур көч куялар: балаларыбыз төрле бәйгеләрдә катнашалар, олимпиадаларда үз көчләрен сыныйлар, төрле чараларда активлыкларын күрсәтәләр.

Сүзем "Финанс грамоталылыгы - уңышлы киләчәк башы" исемле конкурс турында бара. 8 нче сыйныфта укучы кызым Аида: "Әни, мин сочинениеләр конкурсында катнашам әле", дигәч, мин башта игътибар итмәгән идем. Ә инде 3 июнь көнне бүләкләү тантанасына барасын белгәч, шаккаттым.

Татарстанда атна саен олы буын вәкилләрен мошенниклар алдавы турында хәбәрләр ишетеп торабыз. Гәрчә мондый бәла-казалардан саклану өчен финанс грамоталылык кагыйдәләрен истә тоту да җитә. Республикада мондый башбаштаклыкларны киметү һәм яшьләр финанс яктан белемгә ия булсын өчен шундый конкурслар үткәрелә дә инде.

Бәйге барышында укучылар хәзерге заман кешесенә үз керемен һәм чыгымнарын планлаштыруның, гаилә бюджеты нигезләрен белү, пластик карталар белән эшли алу ни дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә төшенергә һәм шул фикерләрен сочинение яки рәсемдә ачып бирә алырга тиешләр иде.

"ВКонтакте" төркеменең "Кулланучы хокукларын яклау. Роспотребнадзор РТ" төркемендә "Из уст в уста" номинациясендә без икенче урынны алдык. Аидага диплом, акчалата сертификат һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Аны әзерләгән укытучысы Гөләндәм Хәлиуллинага да диплом бирделәр.

Илексаз мәктәбенең уңышлары моның белән генә чикләнми әле. Бу - диңгезнең бер тамчысы гына. Аларга алга таба да уңышлар телим. Укучыларыбыз район данын республикада ешрак яклап чыксыннар иде дигән теләктә калам.

Светлана Байхуҗина, Илексаз авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев