САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Икенче санлы Җәлил мәктәбе командасы "Аҗаган-2014" уенының финал этабына үтте

24 апрельдә Бөгелмә шәһәренең кадетлар мәктәбендә "Аҗаган-2014" хәрби-спорт уенының зона этабы узды. Сарман районы командасы Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Лениногорск, Ютазы, Мөслим һәм Зәй районнары командалары белән икенче зонада чыгыш ясады. Сарман районы командасын икенче санлы Җәлил мәктәбе тәкъдир итте: командир - Радмир Магалимов (унынчы сыйныф), Максим Марков, Раил Мирвәлиев...

24 апрельдә Бөгелмә шәһәренең кадетлар мәктәбендә "Аҗаган-2014" хәрби-спорт уенының зона этабы узды. Сарман районы командасы Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Лениногорск, Ютазы, Мөслим һәм Зәй районнары командалары белән икенче зонада чыгыш ясады. Сарман районы командасын икенче санлы Җәлил мәктәбе тәкъдир итте: командир - Радмир Магалимов (унынчы сыйныф), Максим Марков, Раил Мирвәлиев (унынчы сыйныф), Альфред Гимаев (тугызынчы сыйныф), Рәмис Ахунянов, Марсель Мөхәммәдҗанов, Альберт Кәлимуллин, Данис Садыйков, Айнур Биктимеров, Виктория Филюта, Аделия Шәймөхәммәтова, Гөлшат Шиһапова, Рәмис Шәйхелисламов (сигезенче сыйныф), Полина Князева (җиденче сыйныф).

Төп хөкемдар кадетлар мәктәбе директоры Анатолий Сергеев булды. Безнең район командасы түбәндәге номинацияләрдә урыннар алды:

Строевой хәзерлек һәм строй җыры - икенче урын

Ату буенча ярыш - өченче урын

Турникта тартылу (егетләр) - икенче урын

Кулларны бөгү-турайту (кызлар) - беренче урын

АК-74 автоматын сүтеп, җыю - икенче урын

Интеллектуаль викторина - өченче урын

ОЗК кию - икенче урын

Гомумкоманда нәтиҗәсе буенча икенче санлы Җәлил мәктәбе икенче урынны алды. Бу күрсәткеч аларга "Аҗаган-2014" уенының финал этабына чыгарга ярдәм итте. Финал 5-7 май көннәрендә Казанда узачак.

Рамил Талибуллин, Җәлил икенче мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы, запастагы офицер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев