Янурыс авыл җирлегендә дүрт вакантлы урын бар
Янурыс авыл җирлегендә халык җыены тыныч, әмма эшлекле үтте.
Авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева узган ел башкарылган эшләр һәм агымдагы елга куелган бурычлар турында сөйләде, проблемаларга тукталды. Шуларның берсе — һәркайдагы кебек, авылның картаюы, яшьләрнең күпчелегенең шәһәргә йөреп эшләве.
— Әйтик, бүгенге көндә җирлектә дүрт вакантлы урын бар, — диде ул.
Соңыннан сүз оешмалар вәкилләренә бирелде. «Сарман» агрофирмасының әйдәп баручы белгече Айдар Шәймәрданов агрофирмада узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды. Сарман районы буенча Россия эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Гөлназ Зәйнәгытдинова райондагы криминоген хәлгә тукталды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше өлкән инспекторы Рөстәм Гарипов янгыннардан саклану һәм моның буенча күрелгән чараларга тукталды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районда узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды.
Җыенда район оешмалары вәкилләре катнаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Юбилейларын билгеләп үтүчеләр, авыл җирлеге эшләрендә актив катнашучылар бүләкләнде. Очрашуга йомгакны Фәндәс Әнәсович ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев