1 августта Яңа Имән авыл җирлегедә гомер итүче Шәйхлисламова Мөслимә Мөхәмәтдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үте.
Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев тә кушылды. Шатлык өстенә шатлык өстәп, ике оныгы – Раил һәм Илшат махсус хәрби операциядән ялга кайтканнар иде.



Нет комментариев