САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фоат абый белән Рәзинә апа котлаулар кабул иттеләр

.

 10 июнь көнне Сарман авылында яшәүче Фоат Нурулла улы һәм Рәзинә Сәхәбетдин кызы Гыйльфановлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бүген – 11 июнь көнне олы бәйрәмнәребез – Россия көне һәм Сабантуйлар алдыннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин алар янында булды һәм истәлекле гомер бәйрәмнәре, Россия көне һәм Сабантуй белән тәбрик итеп, аларга матур теләкләрен җиткерде.
 - Районның “Сельхозхимия” берләшмәсендә һәм балалар бакчасында куйган намуслы хезмәтегез, бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең бердәм гаилә учагы, шәхси тормыш юлыгыз - һәркем сокланырлык үрнәк тәҗрибә мәктәбе. Сезне гаиләгезнең күркәм бәйрәме – алтын туегыз уңаеннан кайнар котлыйм, сәламәтлек, йортыгызга муллык, бәхет телим! - диелгән иде ул кул куйган Рәхмәт хатында.
 Фоат абый белән Рәзинә апаны юбилейлары белән шулай ук район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев