САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фермерлар елга йомгак ясадылар

Бүген район үзәгендә фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләренең конференциясе үткәрелде.

Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм конференциягә җыелучыларны районда узган ел башкарылган эшләр, агымдагы елда район, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре алдында торган бурычлар белән таныштырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов фермерлык тармагында узган ел башкарылган эшләргә, фермерларга күрсәтелә торган дәүләт ярдәмнәренә, авыл хуҗалыгы тармагындагы программаларга һәм агымдагы ел бурычларына тукталды. Конференциядә шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, мәшгульлек үзәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Сарман бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов, дәүләт техник күзәтчелеге буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Сәлахов, ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Мостафинның чыгышлары тыңланды.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев