САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүрт сарманлы республика бүләкләренә ия булдылар

18 февраль көнне башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы судьяларының XV отчет-сайлау конференциясе үткәрелде.

Аның кысаларында тырыш һәм хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән республика суд органнары хезмәткәрләрен, массакүләм мәгълүмат чараларында Россия Федерациясе суд системасы һәм Татарстан Республикасы судларының эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча журналистлар арасында үткәрелгән XIV “Фемида-2021” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсендә хезмәт куючы якташларыбыз һәм хезмәттәшебез – “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Шәрипова да бар.
Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары – коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы Рамил Рамазанов, Россия Федерациясе суд системасы үсешенә керткән зур өлеше, суд эшчәнлегендә гаделлекне ныгыту һәм камилләштерү буенча куйган тырыш хезмәте өчен, “II дәрәҗә хезмәттәге аерымлык өчен” медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Ирек Мәүләветдинов “Ел судьясы” конкурсының җиңүчесе дип игълан ителде. Сарман район суды администраторы Николай Александров “Һөнәр буенча иң яхшысы” конкурсының “Иң яхшы суд администраторы” номинациясендә иң яхшысы дип танылды. Хезмәттәшебез Зөлфия Шәрипова “Фемида-2021” конкурсының “Татар телендә иң яхшы публикация” номинациясендә җиңү яулады.
Аларны чын күңелдән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев