САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дөлфәт абый белән Венера апа зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр

.

Июнь башында Сарман авылында яшәүче Дөлфәт Фарухша улы һәм Венера Әнвәр кызы Кәлимуллиннар бергә яши башлауларының 55 еллыгын билгеләп үттеләр. Бүген – 11 июнь көнне кадерле бәйрәмнәребез – Россия көне һәм Сабантуйлар алдыннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин алар янында булды һәм истәлекле гомер бәйрәмнәре, Россия көне һәм Сабантуй белән тәбрик итеп, аларга матур теләкләрен җиткерде, бүләкләп үтте.
 - Районның “Сельхозхимия” берләшмәсендә озак еллар куйган намуслы хезмәтегез, бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Киләчәк көннәрегезне дә шатлык бизәсен, барча эшләрегездә уңыш юлдаш булсын! - диелгән иде ул кул куйган Рәхмәт хатында.
 Дөлфәт абый белән Венера апаны юбилейлары белән шулай ук район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев тәбрикләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев