САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда быел 3,2 мең хатын-кыз өстәмә белем алды

«Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 2023 ел башыннан 8,4 мең кеше өстәмә һөнәри белем алуга керешкән. Яңадан уку мөмкинлегеннән аеруча өч яшькәчә бала белән декрет ялында булган хатын-кызлар файдаланган – 3 356 кеше. Шулай ук яңа һөнәрләр үзләштерүчеләр арасында 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 2 330 кеше бар.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, өстәмә белем алу өчен иң популяр юнәлешләргә IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һ.б. керә.

2022 елда илкүләм проект буенча республикада 9 173 кеше өстәмә белем алган. Шул исәптән, 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 1 687 граждан, өч яшькәчә бала белән декрет ялында булган 2 777 хатын-кыз.

Аерым категория гражданнар өчен һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру программасы 2024 елга кадәр чорга исәпләнгән.

Программаның максаты – хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелекне һәм профессиональ мобильлекне тәэмин итә торган белемнәр, компетенцияләр һәм осталыкларга ия булу яки булганнарын үстерү өчен профессиональ укыту, өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру юлы белән аерым категория гражданнарны эш белән тәэмин итүгә булышу.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе белән гамәлгә ашырыла.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/demografiya-ilkulam-proekty-buenca-tatarstanda-byel-32-men-xatyn-kyz-ostama-belem-aldy-5880888

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев