САРМАН
  • Рус Тат
  • Декабрист чәчәк атмаса . Матур чәчәкләре белән күтәренке кәеф бүләк итүче декабрист турында белә идегезме?

    Декабрист гөленең чын исеме – Зигокактус яки Шлюмбергера. Нәкъ декабрьдә чәчәк атуы сәбәпле, ул бар кешегә дә “Декабрист” исеме белән таныш. Календарьдән тайпылмасын, ел саен үз вакытында купшы чәчәк атсын өчен, аңа тиешле тәрбия бирергә кирәк.

    Яктылык. Декабристның чәчәк ата алмавына яктылык җитешмәү сәбәпче булырга мөмкин. Гөл туры кояш нурларын яратмаса да, аны яктылыктан мәхрүм итәргә ярамый. Аеруча җәйге чорда. Гөлне бакчага, балконга күләгәле урынга чыгарып кую яхшы. 
    Су сибү. Декабристка суны чамалап, әмма дымга мохтаҗлык кичермәслек итеп сибәргә кирәк. Җәен күбрәк су сибү сорала, чөнки көзнең беренче аенда аның чәчәк бөреләре формалаша. Бу – үсемлек өчен мөһим процесс. Шушы чорда суга кытлык кичергән гөл чәчәк атарга әзерләнә алмый. 
    Күчереп утырту. Гөлне ел саен алдагысыннан зуррак чүлмәккә күчереп утырту сорала. Декабристка олы чүлмәк кирәкми, чөнки аның тамыр системасы зур түгел, югыйсә ул буш “территория”не биләп алу өчен, котырып үсә башлый. Бу, билгеле, аның чәчәк атуын тоткарлаячак. 
    Температура. Чәчәк ату чорында, ягъни кышын, температура 12-16 градус тирәсе булырга тиеш. Бу – декабристны чәчәк аттыру өчен, идеаль температура. Шуннан түбәнрәк яки югарырак булса, үсемлекнең тамырлары чери, ул чиргә бирешергә мөмкин.

    Гөләндәм Хәлиуллина язмасы Альбина Сабирова фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: