САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чураш авылының 300 еллыгына багышланган бәйрәм узды

Чураш авылынын танылган шагыйрәсе Вәсимә Хәйруллина соңгы вакытта Чураш аылынын тарихын ойрәнә башлаган иде. Репрессия елларында Чураштан куылган Халиулла оныгы бүгенге көндә Ижевскида яшәүче Валитов Фәрит үзләренең нәсел шаҗәрәсен ясатканда архив материаллары буенча Чураш авылының барлыкка килүенә 300ел булуын раслаучы дәлилләр табылды. Шуннан соң авылның 300 еллыгын якташлар очрашуы белән...

Чураш авылынын танылган шагыйрәсе Вәсимә Хәйруллина соңгы вакытта Чураш аылынын тарихын ойрәнә башлаган иде. Репрессия елларында Чураштан куылган Халиулла оныгы бүгенге көндә Ижевскида яшәүче Валитов Фәрит үзләренең нәсел шаҗәрәсен ясатканда архив материаллары буенча Чураш авылының барлыкка килүенә 300ел булуын раслаучы дәлилләр табылды. Шуннан соң авылның 300 еллыгын якташлар очрашуы белән билгеләп китергә карар кылдык. Бу тантанага Чураш авылында туып чит җирләрдә гомер кичерүче һәм Чурашта туган нигезләре булмаган якташлар чакырылды.
Безнең авылдан бик күренекле кешеләр чыккан. Мәсәлән Казан, Мәскәү концерт залларында күренекле җырчылар белән бергә сәхнә тоткан күренекле биюче Мөнир Мухаметдинов, Татарстанга танылган оста җырчыбыз Гүзәл Идрисованың әтисе Фирдәвис-җырчы, баянчы,әнисе Әнүзә-оста биюче, авылыбызның танылган җырчылары -Чаллы шәһәреннән Зөфәр Шафиков, Руслан Якупов, Чаллы шәһәреннән иң нәни биюче-Гадел һәм нәфис сүз остасы Ралинә Әхмәтҗановлар.Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз укытучы Яруллина Гөлүсә авыл күренешләрен тасвирлаучы слайд-шоу һәм мәдәният йортының яңача зәвыклы бизәлеше бн кунакларны шаккаттырды. Районан килгән кунакларыбыз Фәндәс Әнәсович, Дания Мамдуховна, Рәфәт Ахиярович һәм җырчы, Вәсимә Хайруллинаның 20 шигырен көйгә салган композитор Гөлнара Якупованың котлаулары һәм бүләк иткән җырлары белән бәйрәмне тагын да җанландырдылар.Ә бәйрәмне алып баручыларыбыз Рәфисә Сафина, Гүзәл Карамиева үзләренең профессилональ осталыклары бн тан калдырды.
Авыл жирлеге башкарма комитеты рәисе Хөсниева Вероника узенең котлауларын җыр бн тәмамлады. Бәйрәм бик куңелле булды.

Мәгълүмат сайттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев