САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булачак пенсиягезне дәүләт ярдәмендә арттыруны кулыгыздан ычкындырмагыз!

2014 елның 31 январенә кадәр дәүләтнең пенсияне софинанслау программасына кергән һәм пенсиянең тупланма өлешенә 2000 сумнан да ким булмаган суммада акча күчергән гражданнар дәүләтнең пенсияне софинанславына өмет итә алалар. Татарстан Республикасында бүгенгесе көнгә 590 мең (Сарман районы буенча 1411) кеше әлеге программада катнаша. Дәүләт аларга 2 млрд. сумнан артык акча...

2014 елның 31 январенә кадәр дәүләтнең пенсияне софинанслау программасына кергән һәм пенсиянең тупланма өлешенә 2000 сумнан да ким булмаган суммада акча күчергән гражданнар дәүләтнең пенсияне софинанславына өмет итә алалар.

Татарстан Республикасында бүгенгесе көнгә 590 мең (Сарман районы буенча 1411) кеше әлеге программада катнаша. Дәүләт аларга 2 млрд. сумнан артык акча күчерде.

Исегезгә төшерәбез, дәүләтнең софинанслау программасы вакыт белән чикләнгән, дәүләт кертемнәрне керткән елдан башлап ун ел дәвамында софинанслый.

Дәүләтнең пенсияне софинанслау акчаларын 2017 елда алу өчен 2 мең сумнан алып 12 мең сумга кадәр булган взносларны 2016 елның 31 декабренә кадәр күчерергә кирәк.

Әгәр пенсиянең тупланма өлешенә 2000 мең сумнан кимрәк акча күчерсәгез, ул софинансланмый. Дәүләт тарафыннан софинансланучы сумманың максималь күләме 12000 сум.

Тупланма пенсиягә ирекле кертемнәрне Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында пластик кредит картасы аша, квитанция формалаштырып кредит оешмалары аша да күчереп була. Кредит оешмалары аша күчергәндә үзең белән иминият таныклыгы һәм шәхесеңне раслаучы документ булырга тиеш. Взносларны шулай ук эш бирүче аша хезмәт хакыннан тотып калып та күчерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев