САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген райондашыбыз танылган шагыйрь Нияз Акмалга 64 яшь тулган булыр иде

Татар шагыйре һәм прозаигы. 1954 елның 14 февралендә Татарстанның Сарман районы Катыш-Каран авылында укытучы гаиләсендә туган. Ул 1995 елдан "МӘДӘНИ ҖОМГА" газетасының әдәбият бүлеген җитәкли, татар әдәбиятын үстерүгә, татар әдипләренең иҗатын, әдәби мирасны халыкка җиткерү эшенә үзеннән өлеш кертә. «Мәдәни җомга» газетасында ул шулай ук юмор-сатира сәхифәсен алып бара. Нияз...

Татар шагыйре һәм прозаигы. 1954 елның 14 февралендә Татарстанның Сарман районы Катыш-Каран авылында укытучы гаиләсендә туган. Ул 1995 елдан "МӘДӘНИ ҖОМГА" газетасының әдәбият бүлеген җитәкли, татар әдәбиятын үстерүгә, татар әдипләренең иҗатын, әдәби мирасны халыкка җиткерү эшенә үзеннән өлеш кертә. «Мәдәни җомга» газетасында ул шулай ук юмор-сатира сәхифәсен алып бара. Нияз Акмалның тәрҗемә өлкәсендә дә хезмәтләре бар.

1986 елда Нияз Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Учак» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга.1991-1994 елларда Нияз Акмал «Татарстан хәбәрләре» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләгән.1987 елның декабреннән ул "Казан утлары" журналының проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

Шагыйрьнең күп кенә лирик шигырьләренә («Тәрәзәңдә утың бар», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Казан каласында кар ява», «Соңгы кар», «Яшьлек болыны» һ. б.) Татарстан композиторлары тарафыннан музыка языла.
Ул 2007 елның 11 августында вафат була. Аны туган авылы Каташ - Каран авылында җирлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев