САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды

Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Иң элек Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) теркәлүне оештыру турында мәгълүмат бирде. Әлеге системада теркәлгәннәр белгәнчә, ул дәүләт хезмәтләреннән Интернет челтәре аша файдалану мөмкинлеге бирә. Анда ундүрт яше тулып, паспорт алган һәркем теркәлә ала....

Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Иң элек Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) теркәлүне оештыру турында мәгълүмат бирде. Әлеге системада теркәлгәннәр белгәнчә, ул дәүләт хезмәтләреннән Интернет челтәре аша файдалану мөмкинлеге бирә. Анда ундүрт яше тулып, паспорт алган һәркем теркәлә ала.
Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Линера Габделхакова үз чыгышында гриппка каршы вакцинация узу мөһимлегенә тукталды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов армиягә көзге чакырылыш, районда хәрби-патриотоик тәрбия эшләре, Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов җирлектәге эшләр турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев