САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Ленин бабай туган

Бүген – Владимир Ленинның туган көне.

Балачактан ук шулай дип үскәч, Россиянең тарихи бөек шәхесе Владимир Ильич Ленинны “Ленин бабай” дип йөртәбез. Туксанынчы елгы үзгәртеп корулардан башлап, бөек революционер хакында күп сүзләр йөри. Әмма ничек кенә булмасын, ул - гади халыкка ирек биргән, аның яшәешен яхшырткан, ил өчен бик күп уңай үзгәрешләр керткән шәхес. Курку белмәс көрәшче, көчле оратор, ил башлыгы. 
Өлкән һәм урта буыннар хәтерлидер, октябрятка алган, пионер галстугы таккан чорлар, бәйрәм митинглары, өмәләр, концертлар һәрчак Владимир Ульянов-Ленин исеме белән бәйле иде. 
Бүген – Владимир Ленинның туган көне. Аның исемен мәңгеләштереп, Сарманда Ленин һәйкәле тора, район үзәгендә, поселокта, авылларда Ленин исемен йөрткән урамнар, скверлар бар. Хәзерге ял паркын да элек Ленин бакчасы дип йөртә идек. 
Хәзерге балалардан: “Ленин кем ул?” – дип сорасаң, алар белмиләр. Ә менә Рәсәй һәм Татарстан Президентларының исемнәрен дөрес атыйлар. Анысы яхшы. Шулай шул, һәр чорның үз геройлары бар. 
Шуны да искәртеп үтәбез: бу шимбәдә – 24 апрель көнне район үзәгендә, җирлекләрдә, хезмәт коллективларында, хуҗалыкларда “Ленин өмәләре” узачак. Чисталык, тәртип саклауда бердәм булыйк, дуслар!

 

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев