САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген - Халыкара иреклеләр көне. Ә син иреклеләр рәтенә кердеңме әле?

Россия Президенты указы белән илебездә беренче тапкыр 5 декабрь Волонтёрлар көне дип билгеләнде.

“Волонтер” – инглиз теленнән “үз теләге белән ярдәм итүче” дип тәрҗемә ителә. Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Чаралардан тыш, хәйрия эшләре дә волонтерларны урап узмый.
Алар ятимнәргә, өлкәннәргә ярдәм итәргә ашыга. Волонтер булу ул – үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау; илебездә үткәрелә торган чараларда төрле илдән килгән кешеләр белән
аралашу, яңа дуслар табу, чит телләр өйрәнү, сабырлык, түземлек, армый- талмый, «энерджайзер» кебек, һәрвакыт активлык рухында тору. Әлбәттә, волонтерларга хезмәтләре өчен акча түләмиләр. Ләкин алар күп нәрсәгә өйрәнә, үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтәләр.
Белгәнебезчә, миллионлаган кешеләр яхшылык эшли һәм аның өчен бернәрсә сорамый. Моның белән үзенә канәгатьләнү ала, кемдер алдында торган бурычын түли.
Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда,
юмартлык күрсәтергә тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев