САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә

Һәр кеше үзенең эшләгән, яшәгән урынын ел әйләнәсендә карап, чистартып, төзек һәм чиста тотарга бурычлы.

Һәр елны 15 март көнне билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне быел “Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш” шигаре астында уза. Экологик күзлектән караганда, күптән борчый торган темаларның берсе бу. Район үзәгендә, авыл җирлекләрендә үткән чаралардан соң ял паркларында, чишмә буйларында, халык күп була торган башка күңел ачу урыннарында күпме кәгазь тартмалар, пластик шешәләр кала бит. Үзеннән соң шапшаклык ясап киткән кеше аны кем тазартыр дип өметләнә икән, билгесез. Гәрчә, күпмедер вакыттан соң, кире шушы урынга әйләнеп кайткач, бер дә шапшак урында күңел ачасылары килмәс үзләренең.

Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне санитар чистарту, төзекләндерү, агарту буенча экологик икеайлык игълан ителә. Бу чорда авылларда, җирлекләрдә, оешма-предприятие, шәхси йортлар территорияләрендә җыештыру, агачлар, чәчәкләр утырту эшләре башлана. Хәер, мондый төр эшләрне икеайлык кысаларына гына кайтарып калдыру дөрес тә булмас. Һәр кеше үзенең эшләгән, яшәгән урынын ел әйләнәсендә карап, чистартып, төзек һәм чиста тотарга бурычлы.

1962 елда АКШ Президенты Джон Кеннеди, конгресста чыгыш ясап, беренче тапкыр “кулланучы” сүзенә аңлатма кертә һәм кулланучыларның дүрт төп – иминлеккә, мәгълүматка, сайлау мөмкинлегенә һәм тыңлаучысы булу хокукларын билгели. Соңрак алар кулланучылар хокукларын яклау законына нигез булып яталар.

72 илдән кулланучылар хокукларын яклау белән шөгыльләнүче ике йөзгә якын иҗтимагый һәм дәүләт оешмаларын берләштергән Бөтендөнья кулланучылар берлекләре оешмасы аңа тагын дүрт хокук – төп хаҗәтләрне канәгатьләндерү, хокукый ярдәм алу, сәламәт мохит, куллану өлкәсендә аң-белем алу хокуклары өсти. Шулай итеп, сигез төп кулланучылар хокукы барлыкка килә.

Беренче тапкыр Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне 1983 елда билгеләп үтелә. 1985 елның 9 апрелендә БМО Генераль Ассамблеясы кулланучыларның ихтыяҗларын яклау өчен идарә принциплары кабул итә.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев