САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балачактагы шөгыле Марс Сәитовка бүген дә уңыш китерә 

.

Марс Сәитов – тумышы белән Карамалы авылыннан. Ул Җәлил картлар интернат-йортында алтынчы елын яши. 18 яше тулуга, хәрби бурычын үтәргә китә. Германиядә хезмәт итеп кайткан егетнең аннан соңгы язмышы Мәскәү өлкәсе, Якутия, Хабаровск яклары белән бәйле. Төзелештә эшләп, хезмәт чыныгуы алган Марс, туган якларына кайткач, гаилә кора, малайлары туа. Әмма авыру улларының гомере бик кыска була, ул 14 яшендә әтисенең кулында мәңгелеккә күзләрен йома. Тормыш сынаулары моның белән генә бетми. Марс Галиәхмәт улы ике тапкыр инсульт кичерә. Хәрәкәт итү, сөйләшү авырлаша. Җиде балалы гаиләдә үскән егет әтисен, әнисен, бер апасын һәм абыйсын соңгы юлга озата. Бер абыйсы белән даими аралашып яши, бүгенге көндә ялгыз түгеллегенә сөенә. Интернатта аның яраткан шөгылен үстерергә дә мөмкинлекләр җитәрлек. 4 яшендә чакта әтисе егетне шахмат уйнарга өйрәткән була. Шул мавыгуы әле дә булса аңа уңыш китерә. Ул хәтта республикакүләм ярышларда да катнаша. Аларга әзерләнергә интернатта яшәүче дуслары, хезмәткәрләр ярдәм итә.

Реклама

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X