САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала әти-әнисеннән башка ерак сәяхәткә барганда нинди документ кирәк?

14 яшьтән өлкәнрәк балалар кунакханәгә үзләре генә урнаша ала.

Бала ерак сәяхәткә, мәсәлән, спорт ярышларына, әти-әнисеннән башка — үзе генә барырга җыенган очракта кирәкле документлар турында «АиФ» хәбәр итте.

Калуга өлкәсе буенча бала хокуклары буенча вәкил Ольга Коробова шул хакта аңлатма бирә.

«Кунакханә хезмәтенең 14-17 яшьлек балаларны урнаштыру буенча яңа кагыйдәләре ел башыннан үз көченә керде.

Хәзер баланы ата-анасы белән урнаштырганда, олылар документлары һәм баланың туу турында таныклыгы кирәк.

Реклама

Әгәр 14 яшькә кадәрге бала ялгызы булса, аны өлкән кеше озата барырга һәм бу кешедә баланың законлы вәкиленнән нотариуста теркәлгән рөхсәт булырга тиеш.

14 яшьтән соң балалар мөстәкыйль рәвештә кунакханәгә урнаша ала. Бу очракта ата-анасы биргән рөхсәт нотариуста теркәлгән булу таләп ителә», — ди ул.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/16-04-2021/bala-ti-nisenn-n-bashka-erak-s-yah-tk-barganda-nindi-dokument-kir-k-5819701

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X