САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азнакай җылылык челтәре предприятиесенең Сарман энергорайонының әйдәүче инженеры билгеләнде

Ризатдинов Рәдис Нур улы Азнакай җылылык челтәре предприятиесенең Сарман энергорайонының әйдәүче инженеры итеп билгеләнде. Рәдис Ризатдинов 1965 елда Мортыштамак авылында туган. 1982 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлап, Әлмәт төзүчеләр техникумына укырга кергән. Хезмәт юлын «Үрнәк» колхозында прораб булып эшләп башлаган. Төрле елларда «Иганә» предприятиесендә баш инженер, «Петровка» агрофирмасында тәэминат бүлеге...

Ризатдинов Рәдис Нур улы Азнакай җылылык челтәре предприятиесенең Сарман энергорайонының әйдәүче инженеры итеп билгеләнде.

Рәдис Ризатдинов 1965 елда Мортыштамак авылында туган. 1982 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлап, Әлмәт төзүчеләр техникумына укырга кергән. Хезмәт юлын «Үрнәк» колхозында прораб булып эшләп башлаган. Төрле елларда «Иганә» предприятиесендә баш инженер, «Петровка» агрофирмасында тәэминат бүлеге начальнигы, «Безнең йорт» торак-милекчеләре ширкәте рәисе, «Стахеевская» ҖЧҖ директоры, Мөслим икмәк кабул итү предприятиесендә баш инженер булып эшләгән. Читтән торып ТИСБИ идарә академиясен юриспруденция белгечлеге буенча тәмамлаган.

Гаиләле. Тормыш иптәше белән ул һәм кыз үстергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев