САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азалак мәктәбендә язгы эшләр бара

Җиһанга яз Галиҗәнапләре аяк басып, киләчәккә өмет-ышанычлар белән кыш буе "йокымсырап" яткан күңелләрне уятса да, ул бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләр дә алып килә. Укытучылар, укучылар, хезмәткәрләр өчен бу арада бигрәк тә эш "кызу" - ишек алдына җыелган кар көртләрен тарату, мәктәп нигезләрен, түбәләрне кардан чистарту мөһим эшләрнең берсе булып тора. Мәктәп ихатасы...

Җиһанга яз Галиҗәнапләре аяк басып, киләчәккә өмет-ышанычлар белән кыш буе "йокымсырап" яткан күңелләрне уятса да, ул бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләр дә алып килә. Укытучылар, укучылар, хезмәткәрләр өчен бу арада бигрәк тә эш "кызу" - ишек алдына җыелган кар көртләрен тарату, мәктәп нигезләрен, түбәләрне кардан чистарту мөһим эшләрнең берсе булып тора. Мәктәп ихатасы 4,5 гектар мәйданны били. Бакчадагы язгы эшләр, ихата тирәсен тәртиптә тоту белем-тәрбия бирү эшләре белән чиратлап алып барыла. Язын тирә-якны чистартып, чәчәк рассадалары утыртып каршыладык. Яшь агач үсентеләренең төпләрен йомшарттык. Бүгенгесе көндә инде сарымсакларыбыз тишелеп чыкты. Кишер һәм кара орлык чәчтек. Калган төр яшелчәләр өчен җирне әзерләп казып, тырмалап куйдык. Алма бакчасын чистарту эше әле һаман дәвам итә. Мәктәбебезнең тәҗрибә участогы чын мәгьнәсендә ачык һавадагы иҗат лабораториясе ул. Анда күзәтүләр , дәресләр өчен күргәзмә материаллар, гербарийлар әзерләргә дә, дәресләрдә караган аерым темалар буенча практикалар үтәргә дә, агрономик белемнәрне үзләштерергә мөмкин.

Үз куллары белән башкарган хезмәт нәтиҗәләрен күреп шатлыкларын тоярга да ярдәм итә. Тәҗрибә участогында коллективның һәр әгъзасы үз өлешен кертә. Мәктәп ашханәсен ел дәвамында витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимешләр белән тулысынча тәэмин итү өчен тырышып эш башкарыла.

Бу эшләрнең экологик тәрбия бирү һәм белем бирүдә, балаларда табигатькә, тереклек ияләренә аңлы,сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләүдә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уятуда өлеше бик зур.

Балаларда табигатькә әнә шундый мәрхәмәтле карашны, табигатьнең матурлыгын тоя белүне әкеренләп аны яклый, саклый белүне кечкенәдән үк тәрбияләүдә мәктәптә зур эшләр алып барыла.

Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Венера Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев