САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылларда көтү чыкты

Бу көннәрдә авылларда терлекләрне көтүгә кудылар.

Табигатьтә яз хөкем сөрә. Күктән кояш елмая, басуларда кыр эшләре старт алды, малкайлар да иркенлеккә ашкыналар. Бу көннәрдә авылларда терлекләрне көтүгә кудылар. Иртүк чыбыркы шартлаган тавышны ишетү, урамнарны иңләп баручы сыер-үгезләрне, сарык-бәрәннәрне күзәтү үзе бер күңелле. Авыл иртәсе шундый мәшәкатьләр белән матур. Көтүдә пешкән йомырка белән майлы икмәк һәм шикәрле сөтле чәйдән дә тәмлесе юктыр. Ә сез көтүгә чыгарга яратасызмы, дуслар? Сезнең авылда малларны көтүгә куалармы?

 

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев