САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Авыллар, халкыбызның гореф-гадәтләре саклансын өчен барысын да эшләргә тырышабыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, Сарманга килгәч

Бүген районда авыл халкының эш активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды.

Аның эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Министрлар Кабинеты вәкилләре, ундүрт муниципаль районның башлыклары, авыл хуҗалыгы, кооперация өлкәсе хезмәткәрләре, фермерлар катнашты. Алар иң элек авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооперативлар тарафыннан оештырылган ярминкә белән таныштылар. Кооперация, авыл халкының эш активлыгын күтәрү, авылда социаль программалар темалары буенча түгәрәк өстәлләр артында сөйләшүләрдән соң район мәдәният йортына  семинар-киңәшмәнең пленар өлешенә җыелдылар. Аны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин семинар-киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды. Марат Әхмәтов үз чыгышында хуҗалык итүнең кече формаларын җәелдерү юнәлешендә башкарыла торган эшләрне анализлады. Түгәрәк өстәлләр нәтиҗәләре буенча чыгышлар тыңланды.

  • Сораулар, тәкъдимнәр күп булды. Димәк, урыннарда җитәкчеләр бу мәсьәләгә битараф түгелләр дигән фикергә килдем, - диде соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин. – Без аларның барысын да истә тотып, эшне төрле тармаклар белән берлектә алып барырга тиешбез. Шулай эшләгәндә генә көткән нәтиҗәгә ирешә алачакбыз.
  • Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев