САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Авыл җирлекләре командалары арасында теннис ярышы узды

Бүген Сарман гимназиясе спорт залында районның авыл җирлекләре спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

 Составында ике ир-ат һәм бер хатын-кыз булган барлыгы 16 команда катнашты. Уйнау хокукына билгеле бер авыл җирлегендә туган яки яши торган әлеге спорт төрен үз итүчеләр ия булдылар. Нәтиҗәдә Иске Кәшер теннисчылары җиңү яуладылар. Икенче урынга - Мортыштамак, өченчегә Петровка Завод командасы чыкты. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин җиңгән командага - Кубок, барлык призерларга да Грамота һәм медальләр тапшырдылар.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев