САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ак чәчәк” акциясе активистлары бүләкләнде 

.

Агымдагы елның октябрендә районда «Ак чәчәк» хәйрия акциясе үтте. Аның максаты Россиядә революциягә кадәр булган хәйриячелек традицияләрен яңарту һәм дәвам итү иде. «Ак чәчәк көне» беренче тапкыр Санкт-Петербургта 1911 елда Император Николай II һәм аның тормыш иптәше Александра Федоровна инициативасы буенча уза. 
Чараның символы булган ак чәчәкне кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күпләп ясаганнар hәм чиккән, теккән әйберләре белән бергә шәһәр ярминкәләрендә сатып алучыларга бирә торган булганнар. Чәчәк өчен hәркем күпмедер күләмдә акча биргән. Шул рәвешле районда да кул эшләреннән ярминкә үтте. Җыелган акчалар физик мөмкинлекләре чикле балаларга бүләкләр алуга файдаланды. 
Бүген районның аеруча активлык күрсәткән мәктәпләренең директор урынбасарлары оештыручыларның Рәхмәт хатына ия булдылар. Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова тәбрикләделәр.

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев