САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

964 кеше коронавирустан вакцинаның ике компонентын да ясаткан

Районга барлыгы 2170 доза «Гам-Ковид-Вак» (Спутник V) вакцинасы (ике компоненты да) кайткан.

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,  районга барлыгы 2170 доза «Гам-Ковид-Вак» (Спутник V) вакцинасы (ике компоненты да) кайткан. 20 апрельгә аның беренче компонентын 1871 кеше ясатса, ике компонентын да 964 кеше алган. Прививка ясатучылар арасында төрле оешмаларның эшче-хезмәткәрләре, шулай ук 60 яшьтән узган өлкәннәр дә бар.
 - Вакцинаның максаты – авыру йоктыру ихтималы аеруча зур булган категория гражданнарны авырудан саклау, яклау. Болар беренче чиратта – халык белән эшли торган һөнәр ияләре. Моннан тыш, коронавирус инфекциясен йоктыру аеруча куркыныч булган гражданнарга да прививка ясатудан читтә калмаска киңәш ителә. Боларга бронх-үпкә, йөрәк-кан тамырлары системаларының хроник, диабет, симерү кебек авырулар белән интегүче гражданнар керә. 
 Прививка ясату мәҗбүри түгел, ләкин һәркем үз һәм әйләнә-тирәдәгеләр сәламәтлеге өчен җаваплылык тоярга тиеш, - ди табиб-эпидемиолог Линера Габделхакова. 
 Вакцина ясату өчен нишләргә кирәк соң? Моның өчен 8 (85559) 2-44-54 телефоны буенча – Сарман, 8 (85559) 3-08-79 телефоны буенча Җәлил хастаханәсе поликлиникаларының регистратураларына шалтыратырга һәм вакцинация үтү өчен заявка бирергә кирәк. Сезне чиратка язачаклар һәм прививка бригадасы чыгу датасын билгеләү өчен шалтыратачаклар.

Реклама

 Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – район үзәк хастаханәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X