95 яшен тутырган Хәмидә апа йөгерешкә әзерләнә
Хамидә апа яшь чагыннан ук йөгерешләрдән калмады.
Янурыс авылында яшәүче Хәмидә Әхкәмовага бүген 95 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрик итте , изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, балалары, оныклары да юбилярга сихәт гомер, куанычлы тормыш теләделәр.
Хамидә апа яшь чагыннан ук Сабантуй мәйданын тотты, йөгерешләрдән калмады, уеннарда катнашты. Быел да бәйрәмгә әзерләнә.
- Күңел һаман яшь, дәрт бар да бит, - ди ул, утырган җиреннән канатланып. Иң мөһиме: сәламәт булсын.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев