Иртәгә, 4 августта, республика территориясендә һава торышы тагын начарлана. Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, төнлә урыны белән яшенле явым-төшемнәр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр көчәячәк. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Сарман районында шундый һава торышы көтелә.
Гидрометеорология үзәге гражданнарга саклык чараларын күрергә, яшен вакытында ачык урыннарда булмаска тәкъдим итә.

Фото: «Татар-информ»
Нет комментариев