САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

19 май – сарманлыларның һәрберсе өчен үзенчәлекле көн

19 май ту­рын­да без­нең мәгъ­лү­мат: та­рих­тан би­лге­ле бул­ган­ча, 1922 ел­ның 19 ма­ен­да ком­со­мол­ның Бө­тен­рос­сия кон­фе­рен­ци­я­се пи­о­нер от­ряд­ла­ры тө­зү ту­рын­да ка­рар ка­бул итә һәм ул СССР­да пи­о­не­рия ту­ган көн итеп бил­ге­ләп үте­лә баш­лый, СССР тар­кал­ган­нан соң пи­о­не­рия ту­ган көн офи­ци­аль бәй­рәм бу­лу­дан тук­тый. Та­тарс­тан Дәү­ләт Со­ве­ты­ның 1998 ел­ның 24 ию­не ка­ра­ры...

19 май ту­рын­да без­нең мәгъ­лү­мат: та­рих­тан би­лге­ле бул­ган­ча, 1922 ел­ның 19 ма­ен­да ком­со­мол­ның Бө­тен­рос­сия кон­фе­рен­ци­я­се пи­о­нер от­ряд­ла­ры тө­зү ту­рын­да ка­рар ка­бул итә һәм ул СССР­да пи­о­не­рия ту­ган көн итеп бил­ге­ләп үте­лә баш­лый, СССР тар­кал­ган­нан соң пи­о­не­рия ту­ган көн офи­ци­аль бәй­рәм бу­лу­дан тук­тый. Та­тарс­тан Дәү­ләт Со­ве­ты­ның 1998 ел­ның 24 ию­не ка­ра­ры ни­ге­зен­дә, 19 май - Та­тарс­тан мат­бу­га­ты кө­не итеп игъ­лан ите­лә: та­тар мил­ли мат­бу­га­ты­на га­сыр ба­шын­да ни­гез са­лы­на - 1905 ел­ның нәкъ әнә шул кө­нен­дә Санкт-Пе­тер­бург­та "Нур" та­тар га­зе­та­сы­ның берен­че са­ны чы­га. Ул 1917 ел­га ка­дәр ба­сы­ла.

"Ә сез 19 май ту­рын­да нәр­сә бе­лә­сез?" Әле­ге со­рау бе­лән га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз­га да мө­рә­җә­гать ит­тек.

Гө­лия Га­ли­ши­на, ве­те­ран укы­ту­чы:

- Без­нең чор ба­ла­ла­ры пи­о­нер, ком­со­мол саф­ла­рын­да тәр­би­я­лә­неп үс­те. Ок­тя­ре­нок - пи­о­нер - ком­со­мол - КПСС член­лы­гы­на кан­ди­дат - ком­му­нист: элек­ке бу­ын­ның үсеш бас­кы­чы шун­дый бул­ды. Ул шу­ңа ом­тыл­ды, ка­мил­ләш­те. Үзем дә шак­тый ел­лар пи­онер­лар йор­тын­да эш­лә­дем. 19 май - пи­о­не­рия ту­ган көн бу­луы бе­лән якын, ка­дер­ле. Ул көн­не төр­ле сбор­лар, кон­церт­лар үт­кә­рә идек. Бәй­рәм ра­йон кү­лә­мен­дә уза, ан­да мәк­тәп­ләр­нең иң ях­шы пи­о­нер дру­жи­на­ла­ры ча­кы­ры­ла: үзәк урам буй­лап, бай­рак кү­тә­реп, быр­гы­лар кыч­кыр­тып, ба­ра­бан­нар ка­гып, ре­чев­ка, де­виз әй­теп кил­гән пи­о­нер­лар ко­лон­на­сын кем ге­нә оны­тыр икән? Нәкъ ме­нә ра­йон сбо­рын­да ал­дын­гы­лар­га ра­йон пи­о­нер­лар йор­ты­ның, мә­га­риф бү­ле­ге­нең Мак­тау кә­газь­лә­ре, ис­тә­лек бү­ләк­лә­ре тап­шы­рыл­ды. Бу көн­не мәк­тәп­ләр­дә дә "Ле­нин уку­ла­ры" уза; зве­но­лар, от­ряд­лар, дру­жи­на­лар ара­сын­да бар­ган өл­ге­реш, ме­тал­ла­лом, ма­ку­ла­ту­ра җыю яры­шы­на нә­ти­җә яса­ла; ки­чен пи­о­нер учак­ла­ры ка­бы­зы­ла иде.

Гү­зәл Мин­нул­ли­на, ху­җа­би­кә:

- 19 май­да, мәк­тәп дру­жи­на­сы сос­та­вын­да, пи­о­нер зна­чо­гы, галс­ту­гы та­гып, баш­ка - пи­лот­ка, өс­кә - зәң­гәр­су ки­җе-ма­мык ту­кы­ма­дан те­гел­гән итәк, ак блуз­ка, аяк­ка ак голь­фа ки­еп бәй­рәм­гә ба­ру­дан да кү­ңел­ле­се юк иде. Ә ан­да те­лә­сә кем­не алып бар­мый­лар. Мо­ның өчен ел әй­лә­нә­се ях­шы укыр­га, тәр­тип­ле бу­лыр­га, җә­мә­гать эш­лә­рен­дә ак­тив кат­на­шыр­га ки­рәк. Бу үзе­нә кү­рә бер сти­мул бул­ды. Ә аның гим­ны әле бү­ген дә ко­лак тө­бен­дә яң­гы­рый ке­бек:

Вз­вей­тесь кост­ра­ми, си­ние но­чи,

Мы - пи­о­не­ры - де­ти ра­бо­чих!

Бли­зит­ся эра свет­лых го­дов,

Клич пи­о­не­ров - "В­сег­да будь го­тов!"

Урыс­лар­ның мәгъ­лүм әй­те­мен­дә­ге ке­бек, кыз­га­ныч, ях­шы әй­бер тиз бе­тә. Хә­зер­ге чор­ның 19 ма­ен Та­тарс­тан мат­бу­га­ты кө­не икә­нен га­зе­та-жур­нал­лар­дан укып, ра­дио-те­ле­ви­де­ни­е­дән ише­теп бе­лә­без. Бу көн­не Ка­зан­да зур ча­ра үтә, га­зе­та-жур­нал­лар­га үзен­чә­лек­ле под­пис­ка да оеш­ты­ры­ла бу­гай. Шу­ның ке­бек ча­ра­лар без­дә дә үт­сә, күп­ләр, бәл­ки, 19 май­ны мат­бу­гат кө­не бу­ла­рак кө­теп алыр иде.

Мәк­тәп уку­чы­ла­ры Ади­лә бе­лән Ай­зи­рә­нең җа­ва­бы исә бик кыс­ка бул­ды. "19 май - дү­шәм­бе - уку кө­не", - ди­гән җа­вап­ны би­реп, шу­ны да бел­ми­сең ме­ни ди­гән­дәй, сә­ер­се­неп ки­теп бар­ды алар.

Чын­нан да, кем­гә - нәр­сә. 19 май бе­рәү­ләр өчен га­дә­ти эш кө­не бул­са, без -жур­на­лист­лар­ның һө­нә­ри бәй­рә­ме ул. Аның элек­ке­ге пи­о­не­рия ту­ган көн­гә ту­ры ки­лүе дә оч­рак­лы тү­гел. Ни ди­сәң дә, пи­о­не­рия ке­бек мат­бу­гат та ке­ше­нең дөнь­я­га ка­ра­шын фор­ма­лаш­ты­ру­да, үза­ңын бул­ды­ру­да, аны мо­раль як­тан тәр­би­я­ләү­дә зур өлеш кер­тә. Пи­о­нер­лар ке­бек ул да мох­таҗ­лар­га, кү­ңе­ле сул­ган­нар­га, рән­җе­тел­гән­нәр­гә яр­дәм­гә ки­лер­гә һәр­ва­кыт әзер. Без бар­лык га­зе­та хез­мәт­кәр­лә­рен, ве­те­ран­на­ры­быз­ны, хә­бәр­че­лә­ре­без­не һәм га­зе­та­быз­ны яра­тып уку­чы­лар­ны бәй­рәм бе­лән тәб­рик итә­без. Нык­лы сә­ла­мәт­лек, бә­хет, бә­рә­кәт­ле имин хә­ер­ле го­мер­ләр те­ләп ка­ла­быз. "Сар­ман"­ның го­ме­ре озын һәм кы­зык­лы бул­сын, аның уку­чы­ла­ры ай­дан ай­га ар­тып тор­сын! Бәй­рәм бе­лән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев