14 яше тулганнар паспортлы булдылар
.
Бүген районда Кырым белән Россиянең кушылу көненә багышланган чаралар старт алды. #Кырымязы акциясе кысаларында Сарман урта мәктәбендә яшьармиячеләр хәрәкәтендә катнашучылар белән берлектә үткән тәрбия сәгатендә 14 яше тулган укучыларга паспорт тапшырылды. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, миграция хезмәте бүлегенең өлкән инспекторы Гөлнара Фатыйхова катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев