САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Хәрби комиссариат бинасы төзекләндерелә

-

Узган ел Татарстанда хәрби комиссариат биналарына капиталь төзекләндерү программасы старт алган иде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча башкарылган эшләр нигезендә 13 объект ремонтланып, быел программа безнең районда да тормышка ашырыла.
Бүгенге көндә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлекчәсе бинасында капиталь төзекләндерү эшләре бара. Кабинетларының идән-түшәмнәре эшләнгән, электр челтәре яңартылган, янгынга каршы сигнализация урнаштырылган, җылылык батареялары алмаштырылган. Бүлмәләрнең стеналары бер кат эшләнгән, ишек-тәрәзәләрне яңаны куйганнар. Бер төркем эшчеләр ишегалдына брусчатка җәю белән мәшгульләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев