САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Сарманның Төзүчеләр урамындагы йортлар ишегалдында балалар мәйданчыгы төзелә

Районда Төзекләндерү елы кысаларында паркларны, ял итү урыннарын, күпкатлы йортларның ишегалларын һәм башка территорияләрне уңайлы һәм зәвыклы итеп үзгәртү буенча алып барыла торган эшләрне һәммәбез күрәбез. Инде җимерелеп барган сарайлар урынында балалар мәйданчыклары барлыкка килүен кем генә хупламас икән? Сарманга Әлмәт шәһәре ягыннан килеп кергәндә Төзүчеләр урамының 4нче, 9нчы һәм...

Районда Төзекләндерү елы кысаларында паркларны, ял итү урыннарын, күпкатлы йортларның ишегалларын һәм башка территорияләрне уңайлы һәм зәвыклы итеп үзгәртү буенча алып барыла торган эшләрне һәммәбез күрәбез. Инде җимерелеп барган сарайлар урынында балалар мәйданчыклары барлыкка килүен кем генә хупламас икән?

Сарманга Әлмәт шәһәре ягыннан килеп кергәндә Төзүчеләр урамының 4нче, 9нчы һәм 11нче йортлары ишегалдында әллә каян матур булып күзгә ташлана шундый бер мәйданчык. Авыр бетон коймалар артыннан да күренеп торган ямьсез сарайларны сүтеп, ул коймалар урынына калайдан ясалганнарын куеп, мәйданчыкка балалар өчен әллә күпме җайланмалар ураштырылган анда. Биредә эшләр шушы көннәрдә төгәлләнәчәк. Параллель рәвештә Совет урамының 13,15,17,21 һәм 23нче йортлары ишегалдында да эшләр бара. Аларны «Сармремстрой» җәмгыяте башкара.

- Җыештырабыз, урынын тигезлибез. Балалар өчен уен корылмалары урнаштыргач, ком кайтартачакбыз, -ди җәмгыять директоры Радик Гайсин. - Шундый ук мәйданчыклар Совет урамының 31нчеһәм 33нче йортлары, Сельхозтезника урамының 27,28 һәм 29нчы, Ленин урамының 59,61 һәм 63нче йортлары ишегалларында да ясалачак.

Бу эшләр халыктан җыелган үзара салым акчаларына башкарыла.

- Нефтьчеләр дә ярдәм итте, - ди бу уңайдан Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәсәнов. - Сүз дә юк, башлангыч гел җиңел генә кабул ителми. Февраль аеннан ук кисәтә, иске, файдаланылмаган ул сарайларны сүтәргә кирәклеген искәртә башлаган булсак та, Совет урамының 13,15,17,21 һәм 23нче йортлары ишегалдында яшәүчеләр генә үзләре сүттеләр. Ә ул эш безнең вакытны да ала, акчаны да. Үзең яшәгән йортның ишегалдын тәртипкә китерүдә катнашсаң, үзеңә үк рәхәт, югыйсә. Ә без чәчәк утыртырга да кеше эзлибез. Инициатива күрсәтеп, булышырга чыгучылар булса, шат булыр идек.

Сүз уңаеннан

Үзара салым акчаларына Петровка Завод һәм Янурыс авылларында да балалар мәйданчыклары урнаштырылды.

Башта мәйданчык урыны менә шундый иде. Фотолар быел февральдә ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев