САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Сарманда бассейн ачылды

Бүген район үзәгендә шатлыклы вакыйга булды - "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү комплексы файдалануга тапшырылды. Сарманлыларның шатлыгын уртаклашырга республика Премьер-министры Илдар Халиков, Президент аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, башка мәртәбәле кунаклар килгән иде. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров районга һәрьяклы ярдәме өчен республика җитәкчелегенә...

Бүген район үзәгендә шатлыклы вакыйга булды - "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү комплексы файдалануга тапшырылды. Сарманлыларның шатлыгын уртаклашырга республика Премьер-министры Илдар Халиков, Президент аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, башка мәртәбәле кунаклар килгән иде. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров районга һәрьяклы ярдәме өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде, бассейнлы комплексның халыкка озак еллар хезмәт итүен теләп, төзүчеләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Илдар Шәүкәтович районда социаль-көнкүреш объектларының күпләп төзелүен, мондый бассейнның зур шәһәрләр дә көнләшерлек булуын билгеләп, бергәләп символик тасманы кистеләр һәм эчкә үттеләр.

Бассейн ачылудан тулырак язманы газетаның киләсе саныннан укырсыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X