САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Районда ремонт эшләре ел әйләнәсе бара

Ра­йон­да рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты һәм дәү­ләт прог­рам­ма­ла­ры бу­ен­ча кү­ләм­ле тө­зе­леш һәм ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре баш­ка­ры­ла. Авыл­лар­да бер-бер арт­лы мо­дуль­ле фельд­шер-аку­шер­лык пункт­ла­ры, клуб­лар ачы­ла, ве­те­ри­на­рия пункт­ла­ры саф­ка ба­са, ка­пи­таль ре­монт­тан соң мәк­тәп­ләр, мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры яңа төс­мер ала. Ә бы­ел бу юнә­леш­тә нин­ди эш­ләр алып ба­ру план­лаш­ты­рыл­ган - шу­лар ту­рын­да сөй­лә­вен со­рап, без...

Ра­йон­да рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты һәм дәү­ләт прог­рам­ма­ла­ры бу­ен­ча кү­ләм­ле тө­зе­леш һәм ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре баш­ка­ры­ла. Авыл­лар­да бер-бер арт­лы мо­дуль­ле фельд­шер-аку­шер­лык пункт­ла­ры, клуб­лар ачы­ла, ве­те­ри­на­рия пункт­ла­ры саф­ка ба­са, ка­пи­таль ре­монт­тан соң мәк­тәп­ләр, мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры яңа төс­мер ала.

Ә бы­ел бу юнә­леш­тә нин­ди эш­ләр алып ба­ру план­лаш­ты­рыл­ган - шу­лар ту­рын­да сөй­лә­вен со­рап, без ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның инф­раст­рук­тур үсеш бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ай­рат Гай­фут­ди­нов­ка мө­рә­җә­гать ит­тек.

- Прог­рам­ма­лар­ның бер­ни­чә­се сә­ла­мәт­лек сак­лау өл­кә­се­нә ка­гы­ла. Шу­лар­ның бер­се бу­ен­ча бы­ел Дү­сем авы­лын­да мо­дуль­ле фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты тө­зе­лә­чәк, тө­зе­леш 2740830 сум­га тө­шә­чәк. Би­ре­дә эш­ләр баш­лан­ды ин­де - винт­лы те­рәк­ләр мон­таж­лан­ды. Шун­дый ук эш­ләр Сар­ман­да­гы та­биб­лык ам­бу­ла­то­ри­я­се тө­зе­ле­шен­дә дә баш­ка­рыл­ды. Би­ре­дә 5422680 сум­лык эш­ләр план­лаш­ты­рыл­ган.

Ис­ке Мин­зә­лә­баш авы­лы мә­дә­ни­ят йор­тын­да ка­пи­таль ре­монт ба­ра. Ан­да тә­рә­зә­ләр алыш­ты­рыл­ды, хә­зер би­на­ның фа­са­ды тыш­ла­на. Бар­лы­гы 6483920 сум­лык эш баш­ка­ру күз­дә то­ты­ла. Сар­ман­да­гы "Ли­ли­я" ба­ла­лар бак­ча­сы да тыш­ла­на баш­ла­ды (рәсемдә). Аның эч­ке ре­монт эш­лә­ре дә дә­вам итә. Би­ре­дә­ге эш­ләр өчен 13700920 сум ак­ча ка­рал­ган. Бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә ка­пи­таль ре­монт уз­ды­ру прог­рам­ма­сы бу­ен­ча тө­зек­лән­де­ре­лә баш­ла­ган та­гын бер объ­ект - Әл­мәт мәк­тә­бе. Аның фа­са­дын тыш­лау эш­лә­ре тө­гәл­лән­де. Эч­ке эш­ләр уку­лар тә­мам­лан­гач баш­ла­на­чак.

Реклама

Ис­ке Кә­шер авыл җир­ле­ге башкар­ма ко­ми­те­ты би­на­сы да ка­пи­таль ре­монт прог­рам­ма­сы­на кер­тел­де. Ан­да әле­гә өч тә­рә­зә алыш­ты­рыл­ды.

Күп­кат­лы йорт­лар­га ка­пи­таль ре­монт уз­ды­ру прог­рам­ма­сы бу­ен­ча эш­ләр дә дә­вам ит­те­ре­лә. Бы­ел аның бу­ен­ча 15 йорт ре­монт­ла­на­чак. Алар­ның дүр­те­се - Сар­ман­да, җи­де­се - Җә­лил бис­тә­сен­дә, дүр­те­се - Пет­ров­ка За­вод авы­лын­да. Хә­зер­ге ва­кыт­та Җә­лил­дә Нефть­че­ләр ура­мын­да­гы 1нче йорт­та эч­ке ка­на­ли­за­ция чел­тә­рен алыш­ты­ру эш­лә­ре тө­гәл­лән­де, шул ук урам­да­гы 7нче йорт ме­тал­ло­сай­динг бе­лән тыш­ла­на, эш­ләр­нең 30 про­цен­ты баш­ка­рыл­ган. Лес­ная ура­мын­да­гы 21нче йорт­та эч­ке ка­на­ли­за­ция чел­тә­ре алыш­ты­ры­ла, эш­ләр­нең яр­ты­сы тө­гәл­лән­гән. Җә­лил ура­мы­ның 9нчы йор­тын тыш­лау ба­ра, эш­ләр 60 про­цент­ка үтәл­гән.

Пет­ров­ка За­вод авы­лын­да­гы күп­кат­лы дүрт йорт­та шу­лай ук ка­пи­таль ре­монт үтә­чәк. Алар­ның ике­сен тыш­лау эш­лә­ре баш­лан­ды ин­де һәм эш­ләр 70 про­цент­ка баш­ка­рыл­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X