САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Районда ремонт эшләре дәвам итә

Мәгъ­лүм бул­ган­ча, рес­пуб­ли­ка­да 2043 ел­га ка­дәр то­рак йорт­лар­га ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рү­не үз эче­нә ал­ган озак ва­кыт­лы прог­рам­ма ка­бул ител­гән иде. Бу, шак­тый туз­ган би­на­лар­га яңа төс иңә­чәк, ди­гән сүз. Бы­ел гы­на да мак­сат­чан прог­рам­ма­га ра­йон бу­ен­ча 15 йорт кер­тел­гән. Алар­ның җи­де­се - Җә­лил по­се­ло­гын­да, дүр­те­се - Пет­ров­ка­да, кал­ган­на­ры - Сар­ман...

Мәгъ­лүм бул­ган­ча, рес­пуб­ли­ка­да 2043 ел­га ка­дәр то­рак йорт­лар­га ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рү­не үз эче­нә ал­ган озак ва­кыт­лы прог­рам­ма ка­бул ител­гән иде. Бу, шак­тый туз­ган би­на­лар­га яңа төс иңә­чәк, ди­гән сүз.

Бы­ел гы­на да мак­сат­чан прог­рам­ма­га ра­йон бу­ен­ча 15 йорт кер­тел­гән. Алар­ның җи­де­се - Җә­лил по­се­ло­гын­да, дүр­те­се - Пет­ров­ка­да, кал­ган­на­ры - Сар­ман авы­лын­да. Ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның инф­раст­рук­тур үсеш бү­ле­ген­нән алын­ган мәгъ­лү­мат­лар­дан кү­рен­гән­чә, Җә­лил по­се­ло­гы­ның Нефть­че­ләр ура­мы 1нче, Җи­ңү­нең 30 ел­лы­гы ура­мы 19, Лес­ная 21, 27, Җә­лил 9нчы йорт­ла­рын­да ин­де ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре бет­те. Нефть­че­ләр ура­мы 7 нче йорт­ның тү­бә ре­мон­ты, фа­са­дын тыш­лау эш­лә­ре дә ин­де тө­гәл­лә­нү ал­дын­да. Җә­лил ура­мын­да­гы 16 нчы йорт­ның тү­бә­сен ябу эш­лә­ре әле­гә дә­вам итә. Пет­ров­ка За­вод авы­лын­да­гы Ле­нин ура­мы 1, 2, 3, 4 йорт­ла­ры­ның фа­сад­ла­ры тыш­лан­ды. Шун­дый эш Сар­ман авы­лы Ле­нин ура­мы 62 нче йор­тын­да да баш­лан­ды. Под­ряд­чы оеш­ма "Тат­ком­мун­жил­сер­вис" җәм­гы­яте ди­рек­то­ры урын­ба­са­ры Рәм­зил Сол­та­нов әй­түе бу­ен­ча, ра­йон үзә­ген­дә­ге Ле­нин ура­мы 16, 62, 65 йорт­лары­ның фа­сад­ла­ры җы­лы­тыл­ган де­ко­ра­тив "ш­ту­ка­тур­ка", Тө­зү­че­ләр ура­мы­ның 4нче йор­ты сай­динг бе­лән тө­ре­лә­чәк. "Йорт­лар­ны тыш­лау кем­нең ба­шы­на кил­гән­дер, рәх­мәт төш­ке­ре, бу бит, бер­дән, фа­тир­лар­да җы­лылык сак­лар­га мөм­кин­лек бир­сә, икен­че­дән, аның тыш­кы ягын ма­тур­лый. Ни ди­сәң дә, ра­йон үзә­ген­дә­ге күп кат­лы йорт­лар­ның тө­зе­лү­е­нә шак­тый. Ел­лар уз­ган са­ен, кир­печ ара­сын­да­гы сы­лау­лар да юка­ра, сте­на­лар­дан җил өр­гән ке­бек бу­ла. Эч­ке як­тан ни­чек­ләр ге­нә ны­гы­тыр­га ты­рыш­саң та, өй­дә җы­лы­ны то­там, ди­мә. Бу як­тан хә­зер кү­ңел ты­ныч", - ди Сә­рия апа За­ри­по­ва, Тө­зү­че­ләр ура­мын­да­гы йорт фа­сад­ла­ры­ның яңа­ру­ы­на ку­а­нып. Чын­нан да, Тө­зү­че­ләр ура­мы Сар­ман­га ке­рү­че­ләр­не хә­зер әл­лә кай­дан үзе­нә тар­тып то­ра, "кө­леп" кар­шы ала.

P.S. Ра­йон­да мә­га­риф, мә­дә­ни­ят объ­ект­ла­ры­на ка­пи­таль ре­монт прог­рам­ма­ла­ры да уңыш­лы тор­мыш­ка ашы­ры­ла. Бу уңай­дан Ис­ке Мин­зә­лә­баш авы­лы клу­бы­ның тә­рә­зә­лә­ре алыш­ты­рыл­ды. Бү­ген­ге көн­дә аның тү­бә­сен ре­монт­лау, электр ху­җа­лы­гын мон­таж­лау эш­лә­ре ба­ра. Әл­мәт мәк­тә­бенең исә фа­са­ды тыш­лан­ды, тү­бә­сен ябып бе­те­рә­се кал­ды. Ра­йон үзә­ген­дә­ге "Ли­ли­я" ба­ла­лар бак­ча­сын­да да эш гөр­ли. Аның фа­са­ды тө­ре­лә, эч­ке би­зәк­ләү эш­лә­ре баш­ка­ры­ла.

Сүз уңа­ен­нан

Ра­йон­да тө­зе­леш эш­лә­ре дә ту­лы ку­ә­те­нә алып ба­ры­ла. Бы­ел Лә­шәү Та­мак авы­лын­да мо­дуль­ле фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты тө­зел­де. Ра­йон үзә­ген­дә та­биб ам­бу­ла­то­рия тө­зе­ле­ше бу­ен­ча эш баш­лан­ды: те­рәк-ко­рыл­ма­лар, ин­же­нер­лык чел­тә­ре мон­таж­лан­ды. Шәр­лә­рә­мә­дә уни­вер­саль спорт мәй­дан­чы­гы тө­зел­де. Со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә ка­пи­таль ре­монт прог­рам­ма­сы ни­ге­зен­дә Җә­лил карт­лар һәм ин­ва­лид­лар ин­тер­нат йор­тын­да са­ну­зел ре­монт­лан­ды, ишек уем­на­ры эш­лән­де.

Зөлфия Шәрипова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев