САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Җир рәсмиләштерелергә тиеш

"Җир хуҗасыз, караусыз булып торырга тиеш түгел. Аны эшкәртү, файдалану ягын карарга кирәк. Ташландык хәлгә китереп, чүп үстереп яту - эш түгел", - дип белдерде район башлыгы Нәфис Закиров район Советында узган чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Җир биләмәләрен файдалы куллану - анда йорт салу, шәхси эшеңне җәелдерү, бакчачылык, игенчелек белән...

"Җир хуҗасыз, караусыз булып торырга тиеш түгел. Аны эшкәртү, файдалану ягын карарга кирәк. Ташландык хәлгә китереп, чүп үстереп яту - эш түгел", - дип белдерде район башлыгы Нәфис Закиров район Советында узган чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
Җир биләмәләрен файдалы куллану - анда йорт салу, шәхси эшеңне җәелдерү, бакчачылык, игенчелек белән шөгыльләнү беркемгә дә тыелмый. Иң мөһиме: җирнең дә, андагы объектның да бары тик рәсми рәвештә теркәлүе шарт.
Бүгенге көндә дәүләт программалары уңышлы эшләп килә. Өченче бала тугач җир бирелүе - гаиләләргә ярдәм йөзеннән. Халык алардан да файдалана. Заман алга барган саен, җирне, милекне теркәүдә, документ әйләнешендә яңалыклар әледән-әле булып тора. Газета, радио аша андый хәбәрләр даими рәвештә халыкка җиткерелеп барыла. Менә шулар хакында картография һәм кадастр, дәүләт теркәве буенча федераль хезмәт идарәсенең район бүлеге начальнигы Р.Таишев чыгышы тыңланды. Ул бүлекнең узган елдагы эшчәнлегенә анализ ясады, киләсе елга планнары белән уртаклашты. Әлеге теманы дәвам итеп, Росреестр федераль җир палатасының район бүлеге җитәкчесе Г.Фәйзрахманова сөйләде. Иске Имән авылы җирлегендә эшләр торышы, башкарылганнары, планга куелганнарына үз чыгышында җирлек башлыгы Р.Исламова тукталды. Нәфис Касыймович киңәшмә барышында һәм ахырында каралган мәсьәләләр буенча үзенең тәкъдимнәрен кертте, бурычлар билгеләде. Яңа эш атнасын агрофирмалар, авыл җирлекләре исәп-хисап җыелышлары белән башлыйлар. Аларда ветераннарның җирле советлары җитәкчеләре, полициянең участок хезмәткәрләре чыгышлары да планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев