САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районда террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте

Бүген районның террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышында сүз бәйрәм чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә багышланды. Аны комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү һәм үткәрү чорында халык күп була торган урыннарның, террорчылык куркынычы янаган объектларның террорга каршы сакланышы торышы һәм халык иминлеген тәэмин итү буенча чаралар уздыру хакында полиция начальнигы урынбасары вазифаларын башкаручы Валерий Алексеев, ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Раушан Бадыков чыгыш ясадылар. Бәйрәм чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, Яңа ел чараларын хәвефсез үткәрү буенча күрелгән чаралар турында район буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы Радик Госманов сөйләде. Юл иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү буенча башкарылган эшләр турында ЮХИДИ начальнигы Айдар Мифтахов информациясе тыңланды.
Комиссия эшенә авыл җирлекләре башлыклары, социаль өлкәгә караган оешма һәм объектлар җитәкчеләре чакырулы иде. Комиссия рәисе урынбасары - Татарстан республикасы буенча Куркынычсызлык федераль хезмәте идарәсенең Зәй шәһәре бүлеге хезмәткәре Рамил Нәҗмиев елга йомгак ясады.

Материал:Альбина Сабирова

Фото:http://sarmanovo.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1354059.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев